Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин: «Сабан туе – татар халкының мәдәни җәүһәре»

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.

 

Бу бәйрәм – татар халкының мәдәни җәүһәре, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш. Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган тантана буларак, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә.

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Тарихи хәтерне саклау максатыннан, 2025 нче ел илебез Президенты һәм Республикабыз Рәисе тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы” итеп игълан ителде. Безнең төп бурыч - халкыбызның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру.

Егетләребез, Бөек Ватан сугышындагы кебек, илебез азатлыгы өчен көрәшәләр. Аларның исән-сау, Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын телим. Авыр хезмәтләре, хәрби бурычларын тайпылышсыз үтәгәннәре, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Аларның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек телим!

Сабан туе чын мәгънәсендә - гаилә бәйрәме. Анда буыннар бәйләнеше, үзенчәлекле йолалар, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирам чагылыш таба.

 Игенче хезмәтен хөрмәтләү, кадерләү, борынгы бабаларыбыздан матур гадәт булып күчкән. Районыбыз меха- низаторлары язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. 28 мең гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнде. 7 мең гектарда көзге культуралар тукландырылды. “Август-Теләче”, “Алан”, “Игенче”, “Агролак” һәм аерым фермер хуҗалыклары  эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Язгы кыр эшләре вакытында көнне төнгә ялгап хезмәт куйган механизаторларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Уңай һава торышлары, бәрәкәтле ел булып, мул уңыш җыеп алырга язсын!

 Халкыбызның  “йөзек кашы”  булган  бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын,   якты өметләр уятсын!  

Мөхтәрәм райондашлар, хөрмәтле кунаклар! Сезне Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык,  гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хакимлек итсен! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев