Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Август Теләче» базасында имтиханнар кабул ителде

Теләче муниципаль районының «Август Теләче» ҖЧҖ базасында “С,D,F” категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына (тракторчы-машинист таныклыгына) имтиханнар кабул ителде.

Уку курсларын «АвтоТехКазан» ҖЧҖте оештырган иде. Имтиханнарны кабул итү "Гостехнадзор Экзамен" программасын куллану юлы белән гамәлгә ашырылды. Бүген әйдәп баручы һәм төп белгечләргә һөнәри мәсьәләләрне уңышлы эшләү һәм хәл итү өчен үз квалификацияләрен вакытында күтәрү, үз компетенцияләрен арттыру, яңа белемнәр алу зарур. Имтихан бирергә килгән 17 кандидатның барысы да бик яхшы теоретик белемнәр һәм гамәли әзерлек күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев