Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районы - икенче урында!

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр залында, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  катнашында узган чараны  районнан да бертөркем делегация тамаша кылды.  Илһам  Шакиров исемендәге залда республикабызда яшәүче дистәләгән халык мәдәниятен тәкъдим итүче вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар тәкъдим ителде.Хезмәт алдынгылары тәбрикләп үтелде. Мастер-класслар, кызыклы очрашулар булып узды.

Теләче муниципаль районын «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңеп,  икенче урын алуы белән тәбрик итәбез!  Әлеге бәйгедә, ел дәвамында,  «Татарстанның Мәдәни башкаласы» исеме өчен республиканың 45 районы көрәшкәнен дә искә алып китү урынлы булыр!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев