Теләче районы прокуратурасы ятим бала хокукын яклады
Шушы көннәрдә Теләче районы прокуратурасы хезмәткәрләре районда ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча законнарның үтәлешен тикшерде. Тишерү чараларын үткәрүгә бер ханымның мөрәҗәгате сәбәпче булды.
Тикшерү чаралары күрсәткәнчә, прокуратурага мөрәҗәгать иткән ханым кече яшьтән үк әти-әнисез кала. Әлеге ханым закон нигезендә махсус торак фонды аша торак белән тәэмин ителергә тиешле ятимнәр исемлегенә кертелсә дә, бүгенге көнгә кадәр тораксыз була, туганнары йортында яши.
Әлеге уңайдан Теләче районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге ханымга найм килешүе нигезендә махсус торак фонды аша бөтен уңайлыклары булган торак белән тәэмин итүен таләп итеп судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъва белдерүе каралды, прокуратура таләбе канәгатьләндерелде.
Нәтиҗәдә, район прокуратурасы тарафыннан күрелгән чаралар ярдәмендә ятимә дәүләттән торак алды.
Булат Билалов, район прокуроры ярдәмчесе, 2 класслы юрист
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев