Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче районы Ростов өлкәсе татарларын кунак итте

Бүген Теләче районы Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы делегациясенең Этномәдәни экспедициясен кабул итте.

Экспедиция кысаларында,  агымдагы елның 22 июне көнне, Татарстан республикасы буенча илле биш кеше шулай юлга кузгалган. Экспедициянең максаты - уникаль истәлекле урыннар, татар халкының тарихи мирасы  һәм заманча тормышы белән һәрьяклап таныштыру.  Кунаклар район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина озатуында «Туган авыл» музей комплексында булып, андагы тарихи экспонатлар белән таныштылар.

-Биредә иң өлкән кешегә 78 яшь. Катнашучыларның күбесе - өлкән буын кешеләре, пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт һәм сугыш ветераннары, алар Ростов өлкәсендә туган һәм гомер кичергән этник татарлар. Алар өчен бу экспедиция туристик сәяхәт кенә түгел, бу аларның күптәнге хыяллары чынга ашу - ата-бабаларының тарихи һәм рухи ватаны, Татарстан Республикасына аяк басу. Алар янәшәсендә оныклары һәм балалары да,  буыннар чылбыры тудырып, сәяхәт итә, - дип аңлатты  «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге  Ростов өлкә иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Надия Курмакаева.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев