Теләче сабантуенда “Татар милли киемнәре” бәйгесе үтәчәк
Татар милли киемнәре булдыру өлкәсендә иҗади казанышларын популярлаштыру, татар милли традицияләрен саклау, заманча, милли костюм булдыру, бу өлкәдәге остазларны ачыклау максатыннан районда “Татар милли киемнәре” бәйгесе иглан ителә. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала.
Бәйгедә катнашучы костюмнар коллекциясен презентация-дефиле формасында тәкъдим итәргә һәм“Татар милли киеме” коллекциясе ким дигәндә 3 киемнән (аксесуарлардан) торырга тиеш. (Мәсәлән: калфак,күлмәк,читек). Үз татар милли киемен күрсәтү регламенты 5 минутка кадәр.
Бәйгегә нәтиҗә 8 июнь көнне Сабантуй мәйданында ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев