«Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә экскурсиядә булдылар
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Хуҗина Р.Г.) «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә экскурсиядә булдылар.
Белгеч Вафина Ф.З. балаларга мәктәп турында сөйләде, уңайлы уку кабинетларын, физкультура залларын, мәктәп ашханәсен, китапханәне һәм медицина кабинетын күрсәтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар башлангыч сыйныфларда рус теле, математика дәресләрендә һәм өлкән сыйныф укучыларында татар теле дәресләрендә булдылар. Кайтканда тәрбияләнүчеләр куркынычсызлык атналыгы кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча " Юл йөрү кагыйдәләрен үтибез" дигән профилактик акциядә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев