- Тиздән февраль аена керәбез, әзерлек бара, кирәк әйберләр бик күп. Хәзер бөтен көчне шушы исемлектәге алынмаган әйберләргә бирергә кирәк.
Ашамлыклар, кием - салым җитәрлек җыелды - боксларны 3 февральдән соң тутыра башлыйбыз. Үзләрендә булган, алынган әйберләрне шуңа кадәр китереп бетерсәләр яхшы булыр иде. Киемнәрдән тагы носки, перчатка, футболка, термо - белье булса әйбәт, алар бер дә артмый.
Ә куелган исемлектәгеләрен 10 февральдән дә соңга калмыйча китерүләрен сорар идек. Килгән әйберләрне барлап, булмаганнарына заказ бирәсе була. Аңлавыгыз өчен бик зур рәхмәт!, - дип хәбәр итте волонтёр кызлар.

Нет комментариев