Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә “Август-Агро” спартакиада үткәрде

Бүген районыбызның «Батыр» спорткомплексында “Август-Агро” спартакиадасын ачу тантанасы булып узганын язып узган идек.

Әлеге спартакиадада “Август-Агро”ның төрле районнарда эшләүче агрофирмалары ярышты. Спартакиаданы ачу тантанасында район  башкарма комитеты  җитәкчесе Илнур Хәмидуллин катнашты.

-  Шушы матур чара өчен «Август» компаниясенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Бүген барыгызга да матур итеп ял итәргә һәм барлык ярышларда актив катнашуыгызны теләп калам, – диде ул. 

Ярышларны  балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы  балалар – «Чулпан» бию коллективы һәм «Мисолька» вокаль ансамбле ачты. 

“Август-Агро” спартакиадасы быел дүртенче мәртәбә үткәрелә. Биредә сигез команда көч сынашты. 

Һәр команда ярышларга ныклы әзерлек белән килгән иде. Коллективларны  берләштерә, спорт рухын бирә, җитештерү күрсәткечләрен арттыруга да ярдәм итә торган спорт бәйрәме хакында тулырак «Теләче» район газетасыннан укып белә аласыз.

Ярышларны хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов күзәтте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев