Теләчедә балалар хокукларын саклау мәсьәләләре буенча киңәйтелгән  киңәшмә  узды
Район яңалыклары

Теләчедә балалар хокукларын саклау мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды

Бүген Теләче муниципаль районында балаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкил Светлана Михайловна Захарова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роза Саматовна Гайнутдинова, балаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау бүлеге башлыгы Эльвира Рашидовна Сафина, Теләче муниципаль районы Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларнын хокукларын яклау комиссиясе һәм аларны саклау буенча әгъзалары;
мәгариф бүлеге, эчке эшләр органнары, социаль саклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында авыр тормыш шартларында булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендә ведомствоара үзара эшләүнең төп юнәлешләре каралды. Профилактика системасы органнары эшчәнлеген координацияләүгә һәм аеруча кискен мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм алымнар эшләүгә аерым игътибар бирелде. Утырыш йомгаклары буенча профильле структуралар өчен йөкләмәләр исемлеге төзелде һәм балалар мәнфәгатьләрендә эшне камилләштерү буенча алдагы адымнар билгеләнде.

 


Нет комментариев