Теләчелеләр «Казанский» бәйрәменә әзерләнә
Район яңалыклары

Теләчелеләр «Казанский» бәйрәменә әзерләнә

Быел да Казанский бәйрәме Тәмте авылында, елдагыча, 21 июль көнне уздырылачак.

21 июль - Казан Алла Анасы Изге Марияның иконасын искә алу көне. Керәшеннәр бу бәйрәмне Казанский дип искә ала. Күп кенә керәшен авылларында әлеге көндә халык туганнары өстенә зиратка бара.

“Казанский” – элек-электән районыбызның Тәмте  авылында пристольный бәйрәм булып саналган һәм тора-бара ул, дини кысалардан чыгып, халык, яшьләр бәйрәменә әверелгән. Хәзер ул авылда яңа төсмерләр алып үткәрелә башлады.

 

 


Нет комментариев