Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары “Дуслык”чишмәсендә
Экскурсияләр-табигый шартларда балаларны табигать объектлары һәм күренешләре белән таныштырырга мөмкинлек бирүче шөгыльләрнең бер төре. Алар балаларга кешенең табигатькә ничек тәэсир итүен һәм үсемлекләр һәм хайваннарның нинди шартларда үсүен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Мондый чаралар вакытны кызыклы гына түгел, нәтиҗәле дә уздырырга ярдәм итә, шул ук вакытта бик күп уңай эмоцияләр бирә.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары шушы көннәрдә ТР Биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт тыюлыгы һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә“Дуслык”чишмәсенә сәяхәткә барып кайттылар.
Экологлар безнең җирлеккә хас нинди үсемлекләр үсүе һәм сулыкларда, кырларда нинди хайваннар яшәве турында сөйләделәр. Кеше тормышына су чыганакларының әһәмияте, аларга сакчыл караш булдыру турында фикер алыштылар. Балалар, табигатькә зыян китермәс өчен, табигатьтә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев