26 октябрь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Юл әлифбасы» танып белү викторинасы уздырылды.
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү - тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар һәрвакыт актуаль. Бүгенге чараның максаты - юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту. Викторинаны зурлар төркем балалары арасында , тәрбияче Биккинина Р.Р. үткәрде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Гүзәл Ягъфәрова катнашында узды.
Нет комментариев