Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче музеенда очрашу

13 апрель көнне Теләче районының төбәк тарихын өйрәнү музеенда Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган тарихи чара узды.

Бу очрашуга язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова махсус чакырылган иде. Ул Болгарда ислам дине  тарихын, аның милләтебезгә ничек килеп ирешүен, гасырлар дәвамында ни рәвешле саклануын, дин- ислам өчен шәһит киткән ханнарыбыз һәм ханбикәләребез,  яугирләребез һәм галимнәребез, имамнарыбыз турында тәфсилләп, тарихи мисаллар китереп сөйләде.  "Моннан 1100 ел элек безнең борынгы бабаларыбыз үз теләкләре белән ислам дине кабул итеп, Хәлифәткә кергәннәр, халыкара мәйданга чыкканнар.  Алар сәяси яктан Хәзәр каһанлыгына бәйлелектән котылырга тырышканнар, Аллаһ ярдәме белән, аңа ирешкәннәр. Шушы мең еллык озын дәвердә милләтебезнең дәүләтле мәгърур чаклары да, хансыз һәм малсыз калган авыр вакытлары да булган, аның өстеннән көчләп чукындыру гарасатлары шаулап узган, дәһшәтле дәһри- атеистик заманалар булган, әмма татар халкы беркайчан да иманнан ваз кичмәгән, - диде ул. -  Бу - Аллаһның безгә биргән зур нигъмәте, рәхмәте, безгә ышанычы. Ислам дине безгә Аллаһның Китабын алып килде, гыйлем- мәгърифәт, югары мәдәният- әхлак бирде. Ислам дине ул безнең тарихыбыз, язмышыбыз, холкыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез, аның кадерен белик".
Бу тарихи чарада  Теләче районы мөхтәсибе һәм казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, музей директоры Фаягөл Имамиева, төбәк тарихчылары Нурания Гыйльметдинова, Сәлмән Гыйльмиев һәм башкалар чыгыш ясады, яңа чыккан китаплар белән таныштырдылар. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Алисә Дәүләтшина, " Туган авыл" тарихи- мәдәни мирас үзәге җитәкчесе Рифкать Шәфиков, китапханә мөдире Резеда Дәүлиева, имамнар, музей һәм редакция хезмәткәрләре дә катнашты. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова музейга һәм очрашуга килүчеләргә үзенең китапларын һәм " Туган җир" журналының соңгы саннарын бүләк итте, чөнки анда Теләче төбәге турында язмалар бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Теләче районында төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте җирле зыялыларны туплап торган бер мәдәни үзәккә әйләнеп бара, яңа китаплар басыла, даими очрашулар уздырыла.
" Тарихи- мәдәни мирас" фонды.
13.04.22.

Фәүзия Бәйрәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев