Террорчылыкка каршы тору район комиссиясе утырышында
Район Советының террорчылыкка каршы тору район комиссиясе утырышында дүрт мәсьәлә каралды.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, 2023 елның беренче кварталында алты мошенниклык очрагы теркәлгән. Кырыкалдарлар күбрәк банк карталары һәм интернет кибетләрендә акча үзләштергәннәр.
Беренче кварталда, Теләче авылында өч фатир басу очрагы да теркәлгән. Җинаятьчеләрне район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган, аларның кем икәнлекләре ачыкланган. Шулай ук, төп игътибар руль артында спиртлы эчемлекләр кулланучыларны алга таба тоткарлау буенча эш алып барылачак. 1 кварталда бу статья буенча, 10 протокол төзелгән.
Район комиссиясе авыл җирлекләренә чит ил гражданнарына да игътибарны арттыру сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев