Терроризмга - юк!
Бүген, ягъни 5 март көнне, район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршында эшләп килүче терроризмга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин рәислегендә узган һәм аның кереш сүзе белән башланып киткән утырышка көч структуралары, җаваплы ведомство җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары чакырулы иде. Әлбәттә, утырышта сүз районда террорлык актларын булдырмау, аларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш , саклык чаралары турында барды.
Әлеге нисбәттән, утырышта, район оешма - прдприятиеләрендәге һәм учреждениеләрендәге вәзгыятьне яктыртып, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге буенча миграция пункты начальнигы Надежда Ипкеева, җаваплылыгы чикләнгән “ТопГаз” ширкәте баш инженеры Ильнат Миншәехов һәм Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников чыгыш ясады. Азактан, докладчыларның уй-фикерләре, тәкъдимнәре исәпкә алынып тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышта район прокуроры Елена Суглова катнашты һәм чыгыш ясады. Моннан тыш, ул докладчыларга үзен кызыксындырган сорауларны да бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев