Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Түгәрәк өстәл” үтте

Бүген муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында “Түгәрәк өстәл” булып үтте.

Анда җаваплылыклары чикләнгән “Игенче һәм “Алан” ширкәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырулы иде. “Түгәрәк өстәл”дә заманча сөт саву заллары төзү, төзелеш эшләрен финаслау мәсьәләләре каралды. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов: “ Җир эшләрен, дивар кору, түбә ябу кебек эшләрне җәйге айларда эшләп калдыру зарур. Торак эчендәге эшләрне кышкы айларда да башкарып була. Гадәттә, төзелеш эшләренә җәй башында тотыналар. Җәй төзелешләр чоры дип тикмәгә генә әйтмиләр. Әлегедәй төзелеш эшләрен, без, кышкы айларда Балтач, Арча районнары хуҗалыклары мисалында күреп кайттык. Тәвәккәл таш яра диелә халкыбыз мәкалендә. Якын көннәрдә тәвәккәл адымнар ясап, эшкә керешүегезне көтеп калам”, - диде авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм белгечләрен мөрәҗәгать итеп.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев