Тирәлегебезне яхшырту - безнен бурычыбыз
Без һәрвакыт әйләнә - тирә мөхитебезне саклап, яклап яшәргә тиешбез. Санитар-чисталык таләпләрен үтәү, тирәлегебезне яхшырту - безнен төп бурычыбыз.
Административ җаваплылыкка тартуга китергән очраклар турында даими кисәтүләр, аңлату эшләре алып барылуга карамастан, район территориясендә җирлекнең уңайлылык торышына битараф калучылар әледән-әле ачыкланып тора.
Җирлегебезнең гүзәл табигате үзебезнең битарафлык аркасында зыян күрмэсен иде. Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәхси затларга билгеле күләмдә штраф түләтү каралган. Штрафлар салуга юл куймыйча, йорт яны, каршы территорияләрне тиешле дәрәҗәдә тотуыбыз зарур. Йорт каршыларындагы төзелештән соңгы ком өемнәре, ташлар,15 сантиметрдан арурак үскән үләннәр урамнарның ямен бозмасын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев