Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тиздән “Санитар-Чисталык” икеайлыгы башлана

Карлы буранлы кыш айларыннан соң килгән яз ае башлану белән, елдагыча, “Санитар-Чисталык” икеайлыгына да аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан  чүп - чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла. Шулай ук яз башлану белән күпләребез төзелеш  материаллары кайтарту, төзекләндеру эшләре белән дә шөгельләнә башлый. Төзелеш кирәк -яракларын вакытлыча үз биләмәңнән тыш  саклауның да тәртибе бар.  Аның өчен  авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итеп рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Гомумән, алдагы елда кайтартып та, кар явып китү сәбәпле, тиешле урыннарга урнаштырылмый калган утын, төзелеш кирәк- яракларын, җыештырып тәртипләсәк иде. Тикшерү эшләре белән шөгелләнүче комиссиянең хуҗалык биләмәсеннән тыш сакланган әйберләргә карата беркетмә төзүе беребез өчендә күңелле түгел. Муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан,  авыл биләмәләрен төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителгән. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куела, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрен җыештыру тәртибе билгеләнә. Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

Административ хокук бозган оешмага кисәтү ясалырга яки 200  000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30 000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан соң бер ел  эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф күләме арта. Оешма өчен – 500 меңнән 1 млн. кадәр; вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 50 меңгә кадәр; физик затлар өчен 3500 дән 5000 гә кадәр штраф салыначак.

 Әйләнә – тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру бары тик безнең кулларда. Килеп туган сораулар буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: (84360) 2-11-83. E-mail: Telache@tatar.ru.

 

 

                                                                                                               Административ комиссия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев