Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төгәл, тәләпчән

Гөлнара Илгизәр кызы Мөхәммәтҗанова Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә сәркәтип вазыйфаларын 2003 елдан бирле башкара.

Әлеге вазыйфага керешкәнче мәдәният өлкәсендә һәм редакциядә эшләргә туры килә. Һәр эшнең җаен, асылын аңлап эшләргә тырышучы Гөлнара ханым, җирле үзидарә системасына да бик тиз кереп китә. Халык белән уртак тел табып, аңлашып эшли башлый. Әлеге җаваплы хезмәттән тыш ул сан алуда да эшли, авылның мәдәни тормышында да актив катнаша. Бик күп еллар инде җирлектә сайлау комиссиясе председателе дә булып тора. Волонтер хезмәтендә дә, кемгә нинди ярдәм кирәк, берсен дә кире бормый. “Эшләү дәверендә җирлектә ике җитәкче белән эшләргә туры килде. Районның кайсы гына тармак җитәкчесенә эшебез төшми, ярдәм итәләр. Район башлыгы урынбасары Айрат Гыйлвановичка, үземнең җитәкчем Ирек Галиевичка да рәхмәтлемен. Эшебез күп кырлы. Заманнан бер адым алга карап эш итәргә туры килә”, - диде ул сөйләшү барышында. Таләпчән, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Гөлнара ханым эшләү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булып, райондашларыбызның ихтирамын тоеп яши. Тормыш иптәше Рәис абый белән ике ул үстерделәр. Бүген Гөлнара апаның бер улы өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга китте. Аның исән-сау туган ягына әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев