Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тормыш мәйданында

Күрә белсәң, тоя белсәң, авыр эш белән тыгызлап тулган авыл тормышының да үз рәхәтләре бар инде. Авыл өенең бик зур, бәяләп бетермәслек беренче рәхәте- аның миче. Ул мич җылыта да, ашата да, өс-башыңны киптерә, йокыңны тәмле итә.

Миңкамал шуны белгәнгә, мичләренә җәлләп якмый. Нишләп жәлләп торсын, ди.  Кызлары белән әтиләре корган куакларны күп итеп көздән ташып куялар. Наиле белән Фатыйма фермадан кайтып керешкә, өйгә мамык җылысы иңгән булыр, казанкәстрүлендә ашы торыр, мич алдында таба ашы хуш ис аңкытыр. Гаиләләре ишәйде. Бер-бер артлы туган Рузилә белән Гүзәл - инде Миңкамалга иптәш тә кулдаш та. Аларга сукмак суытмаган Зәйтүнәне соңгы вакытта бер мәсьәлә борчый башлады:

- Нишләп Фатыйма тагын бәби алып кайтмый ул? Малайлар да кирәк бит тормыш булгач. Миңкамалның  ул сорауга җавабы әзер:

- Менә, Зәйтүнә, керерсең икесе дә өйдә чакта. Сорарсың. Мин белмим. Әле аларның чатнап торган вакытлары. Алып кайтырлар боерган булса.

- Абау, сорар инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты дип кенә әйтүем. Малай дип тә инде. Менә мин үземнең өч малаемнан ни күрдем? Авырлык белән, атасыз үстердем. Чыгып киттеләр дә, кайтып күренгәннәре дә юк. Син ичмасам, Миңкамал, бер малай үстердең. Шул баладан күргән рәхәтләреңне тезеп куйсаң, айга җитәр иде.

- Үзең малайларыңны, Армиядән соң, гел чыгарып җибәрә тордың бит.

- Авылда калып, мал асты чистартып йөрмәсеннәр дидем инде. Дөрес, шәһәрдә дә әллә кем булмадылар.

Көрәшче наил абый Хамидуллинга багышланган әсәрне тулысынча «Теләче» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев