Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Торнадо» Теләче хоккей командасы икенче урында

25-26 ноябрь көнне Лаеш шәһәрендә «Ястребы Cup» хоккей ярышлары узды.

Ярышларда 2015 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты- Баулының "Девон", Теләченең "Торнадо", Балык Бистәсенең "Шторм", Лаешның "Ястребы" командалары көч сынашты.

Җиңүчеләрне котларга Лаеш районы җитәкчесе Ильдус Зарипов, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны лаешлылар алды. Баулы командасына җиңелеп,  икенче урынга Теләче командасы чыкты. Беренче урын Баулы командасына бирелде. Җиңүчеләрне кубок һәм медальләр белән тәбрикләделәр. Шулай ук, иң яхшы уенчыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның иң яхшы сакчысы итеп Теләче егете Максютов Денис дип табылды.  Хаҗетдинов Ислам, Калашников Ранэль, Габдракипов Талгәть һәм Максютов Денис та бүләксез калмады. Уенчыларны котлыйбыз һәм киләсе ярышларда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев