Төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт
Ә аның чисталыгы, матурлыгы үзебездән - һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан тора.
Теләче – сокланып туймаслык табигате булган туган йортыбыз. Ләкин, кайбер урамнарны әйләнгәндә,бик ямьсез күренешләргә тап буласың, чүп-чар аунап ята, үләне чабылмаган. Кеше буе үскәннәре дә күп, яздан бирле чабылмаган димәк... Бер дә бизәми бу безне. Буш йортлар турында гына түгел сүз монда - кеше яшәгән капка төпләре дә шундый хәлгә калуы бик кызганыч. Әйдәгез, райондашлар, матурлыкның кадерен белик, теләсә кайда чүп ташламыйк, тирә-ягыбызны чиста тотыйк. Уртак йортыбызны чүпләмик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев