Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган авылында

Лилия Нәкыйф кызы Шәвәлиева Айдар авылында туып үсә. Укып бетергәннән соң Субаш һәм, Олы Нырсы авылларында эшли. Мәхәббәтен дә туган авылында таба. Тормыш иптәше белән ике кыз үстереп олы тормыш юлына очыралар, бүген инде оныклар сөю бәхетенә дә ирешкәннәр.

Лилия ханым 1999 елның август аеннан Айдар авылы җирлегенә сәркәтип вазыйфасын алып бара башлый. Белемен артыру максатыннан читтән торып юридик белем ала. Эшләү дәверендә аңа сигез җитәкче белән эшләргә туры килә. “Һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшләдек. Әлеге хезмәттә аеруча сабыр булу сорала. Кешене тыңлый белү кирәк. Төрле характердагы кешеләр килә”, - диде ул. Лилия Нәкыйф кызы да эшләү дәверендә бик күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек булган. Хезмәтебез тынгысыз булса да, яратып башкаргач, авырлыгы сизелми. авыл тормышын яратам, кабат сайларга туры килсә, янә шушы юлдан атлар идем”, - диде аралашу барышында. Буш вакытында бакчада кайнашырга, чәчәкләр үстерергә ярата матурлыкка омтылучы ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев