Туган көнен билгеләп узды
Бүген Телече авылында яшәүче Нина Богомолова үзенең туган көнен билгеләп узды.
Гомер бәйрәме белән аны район җитәкчеләре тәбрикләде.
Нина Степановна Омск өлкәсендә туып үсә, җиденче сыйныфны кичке мәктәптә тәмамлый.Соңыннан укуын он тегермәнчеләре эзерли торган уку йортында дәвам итә. Юллама буенча Оренбургка эшкә җибәрәләр. Биредә 10 ел эшләгәч, әнисе янына кайта, ләкин сәламәтлеге буенча җылы якларга - Таджикистанга китәргә мәҗбүр була ул. Биредә үз ярын табып тормышка чыга, өч бала үстерәләр. Бүген 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар. 1998 елда ул Екатериновка авылына кайтып урнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев