Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түләргә онытма

1 декабрьгә кадәр милек салымын түләп бетерергә кирәк. Районда яшәүче халыкның 7148е салым түләүче булып исәпләнә һәм аларга хат рәвешендә һәм шәхси кабинетлар аша квитанция җибәрелде.

Бу түләүләрдән азат ителүче кешеләр дә бар. Ул категориягә пенсионерлар  да керә. Шулай ук әлеге категориягә  Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, өченче дәрәҗәдәге Дан Ордены белән бүләкләнүчеләр. 1,2 төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар, инвалид балалар. Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби операцияләрдә катнашучылар һәм башкалар керә. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Мәсәлән,  милек эшкуарлык өчен файдаланмаска, аның кадастр бәясе 300 миллион сумнан артмаска тиеш. Ташлама милекнең һәр төре буенча салым түләүче үзе сайлап алган бер объектка карата гына кулланыла. Мәсәлән пенсионерның ике фатиры, машинасы, гаражы бар икән, фатирларның берсе өчен генә өлешчә ташлама каралган. Күп балалы гаиләләр дә милеккә салым түләүдә ташламага ия.  Алар һәр бала өчен йортның - 7, фатирның 5 квадрат мәйданы өчен түли.

Ташламадан файдалану өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Белгечләр, салым исәпләгәнче үк, кирәкле мәгълүматны үз  чыганакларыннан беләшәчәк. Салымнарны  түләү өчен квитанцияләр беркетелгән. Банк  яки Россия почта бүләкчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда шәхси кабинеттан яисә  Федераль салым хезмәте сайтында “Салымнарыңны түлә” Интернет- сервисын файдаланып түләргә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев