Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатов җитәкчелегендә, Алан урта мәктәбе директоры Илсур Гыйбадуллин, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды.
- Укучылар тыл ветераннарына җылы эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Аларның якыннары белән аралашып хәлләрен белдек, - дип хәбәр итте безгә Айнур Зиннатов.
Нет комментариев