Укучыларны котлыйбыз!
Район яңалыклары

Укучыларны котлыйбыз!

2022 елның 31 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Безнең район данын Югары Кибәхуҗа, Шәтке, Олы Нырсы урта һәм Баландыш төп мәктәпләреннән 5 укучы яклады. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан (укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы) һәм Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә ( укытучысы Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы) призер исеменә лаек  булдылар. Котлыйбыз аларны!


Нет комментариев