Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ура, авылга!»да яллар дәвам итә

Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән «Алдынгалар хәрәкәте» тормышка ашыра.

Лагерьлар республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында оештырыла.

15 июльдән башлап проект кысаларында лагерьлар безнең районда Алан һәм Иске Җөри авылларында узган иде инде. Буген, 29 июль көнне, ул Теләче җирлегендә башланып китте. Бирегә биш көн дәвамында 80ләп бала йөриячәк.
Лагерьның тантаналы ачу чарасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин да каташты. Балаларга күңелле һәм файдалы яллар теләде. Шулай ук катнашучыларны "Алдынгылар хәрәкәте" нең Теләчедәге җирле бүлек җитәкчесе Алия Сабирова да сәламләде.

Көндезге лагерьларда ашау һәм йоклау каралмаган. Балалар көн дәвамында төрле остаханәләр, дәресләр узып, бер-берсе белән аралашып, күңел ачып, вакытны файдалы уздырачаклар. Авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телен камилләштерәчәкләр, авыл тарихы һәм тормышы белән, татар милләте белән якынрак танышачаклар.

Исегезгә төшерәбез, "Ура, авылга!" проекты балаларның татар теле дәрәҗәсен үстерү максаты белән Татарстан республикасының 15 авылында уздырылучы бер атналык вакыйгалар сериясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев