Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ураза Гаете «Батыр»да үтте

Бүген барча мөселман доньясы Исламдагы ике олы бәйрәмнәрнең берсен - Ураза бәйрәмен бәйрәм итә.

Ураза Гаете намазлары узды. 

Әлеге уңайдан, республикабыз, шул исәптән, районыбыз мәчетләрендә Ураза Гаете намазлары узды.  Мисал өчен, Теләче авылында яшәүче милләттәшләребез, дин -кардәшләребез аны «Батыр» спорткомплексында үткәрде. Районыбыз имам -мөхтәсибе,  Төньяк төбәк казые Исмәгыйль Фәләхиев алып барган бәйрәм чараcында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов катнашты. 

Бирегә килүчеләр әүвәл бирелеп Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның үтемле вәгазен тыңлады.

Корьән аятьләрен  яттан сөйләү буенча бәйге үткәрелде.

Биредә сабыйлар өчен, Корьән аятьләрен  яттан сөйләү буенча бәйге үткәрелде. Бәйгедә катнашкан барлык балалар да бәйрәм бүләкләренә лаек булдылар. 

Соңыннан бәйрәм намазы укылды. 

Соңыннан, күмәк рәвештә, бәйрәм намазы укылды, тәкьбир әйтелде. Ә моңлы азан тавышын исә, теләчелеләргә Корьән – хафиз Борханетдин җиткерде. 

Хәбәрчебез Фәнил Гаяозов фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев