Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза гаете мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәбез.

Ураза бәйрәме – Аллаһы Тәгаләнең без мөэминнәргә бүләге. Бу көннәрдә райондашларыбыз, дин кардәшләребез ай буена ураза тотты, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорады, тәүбә итте, мәчетләрдә тәрәвих намазлары укыды. Араларында балалар, яшьләр булуы аеруча күңелле. Ураза гаете һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен. Чын йөрәктән тынычлык, исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев