Үрнәк алыйк!
Район яңалыклары

Үрнәк алыйк!

Теләче авылында яшәүче Шәйхетдиновлар һәм Мәхмүтовлар гаиләсе йорт биләмәләрен, капка төпләрен башка райондашларыбызга үрнәк булырлык итеп, чистартып куярга өлгергән инде.

Сер түгел, чиста, төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән - һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора. Әйдәгез, райондашлар, табигатьнең кадерен белик, теләсә кайда чүп ташламыйк, тирә-ягыбызны чиста тотыйк! 


Нет комментариев