Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үрнәк күрсәтү үзебездән башлана

Бөтенроссия өмәләр атналыгы уңаеннан.

~ Бөтенроссия өмәләр атналыгы уңаеннан, Кооператив,1 урамының, 3 нче йортында яшәүчеләр, йорт буенча җаваплы Эльмира  Харисова  җитәкчелегендә,  үзебез яшәгән тирә-юньне җыештыруны башлап җибәрдек һәм балалар бакчасы ягына карап торган якта, без яши торган йорт ягыннан коймалар череп, авып, таралып, бик күңелсез булып ята иде. Бөек җиңүнең 80 еллыгын үткәрергә әзерләнгән зур вакыйгалар чорында, бар тирәлек чиста, матур, җыйнак булып торсын дип, үз көчебез белән шушындый эшкә алындык. Иң элек тротуар (сукмак), бакчаларны чуп-чарлардан, черек койма, баганалардан чистарттык, кирәкмәс урында күп булып үскән агачлардан арындырдык. Йорт белән балалар бакчасы арасындагы сукмак буйлап сеткалы койма тоттык. Бик матур, чиста булды. Бар кеше, өлкәннәр, яшьләр, балалар шул тротуардан мәктәпкә, бакчага, больница, аптек, парк, кибетләргә... үтеп йөриләр, - дип әлеге йортта яшәүче Рәйханә апа Имамиева безгә хәбәр юллады.

Дөрес,  үрнәк күрсәтү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү үзебездән башлана шул! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев