Урта Мишә авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Урта Мишә авылында, өлкәннәр көне унаеннан, “Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең” дип исемләнгән кичә булып узды.
Кичә барышында Баландыш авыл жирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлап, аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Бәйрәм чарасы дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Авыл клубы фойесында “Нурлы булсын күңел көзләрегез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә куелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев