Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үз гаебен таный

Хәзерге заманда күп кенә кешеләр сатып-алганда, коммуналь түләүләр түләгәндә пластик карта белән эш итә. Җиңел бит, акча йөртәсе юк, пин-кодын үзең генә беләсең, … Әмма шул ук вакытта пластик карталар белән бәйле җинаятьләр саны да аз түгел.

Мәсәлән, 2022 елның 20 июль көнне, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Теләче авылында урнашкан бер кибет сатучысы Гөлинә (исеме үзгәртелде) сатып алучы онытып калдырган ПАО «Сбербанк России» пластик картасын табып ала. Әлеге карта белән 1000 сумга кадәр түләү үткәргәндә, пинкод җыясы юк. Гөлинә икенче көнне эшкә килгәч, әлеге карта белән шул ук кибеттән 272 сумлык товар сатып ала һәм карта белән түли. Үзенең җинаять хәрәкәтләрен дәвам итеп, Гөлинә 24 июль көнне 544 сумлык һәм 666 сумлык, 25 июль көнне 979,49 сумлык һәм бераздан 261 сумлык, 27 июль көнне 816 сумлык һәм 544 сумлык товарлар сатып ала. Шулай итеп, пластик картасын кибеттә онытып калдыручыга барлыгы 4082 сум 49 тиенлек матди зыян китерелә. Тикшерү барышында Гөлинә түбәндәге күрсәтмәләрне бирә: 2022 елның 20 июль көнне ул эшләгән кибеттә элек аңа таныш булмаган Ильназ банк картасын онытып калдыра. Гөлинә әлеге картаны үзендә калдырып, акчасы бар микән дип тикшереп карарга була һәм картаны яшереп куя. 23 июль көнне эшкә килгәч, ул 272 сумлык товар ала һәм кабат теге карта белән түли. Шулай итеп ул һәркөнне товар ала һәм әлеге карта белән түләп, барлыгы 4082 сум 49 тиенлек товар үзләштерә. 28 июль көнне картасын калдырып киткән Ильназ килеп, картасын сорый, әмма Гөлинә карта үзендә булуга карамастан, монда карта табылмады дип җавап бирә. Бераздан Гөлинә Ильназга шалтыратып, кибеткә чакыра, әмма Ильназ полиция хезмәткәрләре белән килеп керә, Гөлинә куркуыннан бер сүз дә әйтмичә, бер билгесез ир-ат калдырып китте, әҗәтен кире кайтарам дип әйтте дип, картаны Ильназга тапшыра, 29 июль көнне ул үз картасыннан Ильназга 4100 сум акча күчерә. Суд барышында Гөлинә үз гаебен тулысынча таный, үкенә, Ильназ шулай ук гаепләнүче Гөлинәгә карата бернинди дәгъвасы юк икәнен әйтә. Барлык дәлилләрне, эш материалларын тикшергәннән соң, суд Гөлинәне Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 статьясының 3 матдәсе буенча гаепле дип таба һәм 15 000 сум күләмендә штраф билгели. 2022 елның 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Югары суды Теләче район суды чыгарган хөкем карарын үзгәрешсез калдыра һәм шулай итеп, хөкем карары законлы көченә керә.

Люция Садриева, Теләче район суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев