Вакыт аларны сайлаган
Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылганына 34 ел тулды. Шушы уңайдан Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданда Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны, якташларыбызны алу, исәннәренә хөрмәт, ихтирам күрсәтү йөзеннән митинг булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган чарада Әфганстанда хәрби бурычларын райондашларыбыз, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь гвардия” оешмасы вәкилләре катнашты. Митингта Әфганстан сугышы, гомумән, сугыш темасын яктыртып, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба, Теләче хәрби комиссариаты комиссары урынбасары, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе, майор Айдар Садыйков һәм районнның Әфган сугышы ветераннары берлеге җитәкчесе Айдар Галимҗанов чыгыш ясады.
Чара барышында Әфганстан сугышында һәлак булган ватандашларыбызның, шул исәптән райондашларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды. Митинг азагында Ватаныбыз азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбыз истәлегенә төзелгән обелиск янындагы мәңгелек ут янәшәсенә, “Җиңү аллеясы” на чәчәчәкләр салынды.
Соңыннан минингта катнашучылар Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчан дусларының каберләрен зиярат кылдылар. Алар: Миңнегали Ногуманов (Ямбулат), Илшат Хәйруллин (Тиләҗе) һәм тыныч тормышта вафат булган Марат Шәйдуллин (Теләче). Искә алу чаралары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев