Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер очрашу - бер гомер

20 декабрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган ветеран җитәкчеләр белән очрашты.

Алар өчен бүген җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында бер мең сыерга исәпләнеп төзелеп килүче, сыерлар бәйләмичә асрала торган һәм цифрлы технологияләргә нигезләнеп эшләячәк заманча терлекчелек комплексында, быел “Август - Теләче” агрофирмасы базасында төзелеп бетеп файдалануга тапшырылган бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларны чистату, киптерү һәм саклау комплексында экскурсия үткәрелде. Аларны әлеге объектлар белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов һәм “Август - Теләче”агрофирмасы генераль директоры Алмаз Хәйруллин таныштырды.

Соңрак очрашу “Туган авыл” күңел ачу комплексында, мул сыйлы табын артында дәвам итте. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев