Волейбол буенча Алексеевск муниципаль районының ачык турниры узды
Район яңалыклары

Волейбол буенча Алексеевск муниципаль районының ачык турниры узды

3 октябрь көнне, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Алексеевск муниципаль районының ачык турниры узды.

Турнирда Әтнә, Әлки, Аксубай, Алексеевск районнарыннан спортчылар катнашты. Ярышларда волейбол буенча тренер - укытучылар Ш.А. Шәяхмәтов, А. Х. Зәкиев җитәкчелегендә "Теләче" спорт мәктәбе спортчылары да катнашып 3 нче урынны алдылар. Команда составына Теләче, Шәдке, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары кергән иде. 

Егетләрне котлыйбыз!


Нет комментариев