Волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды
Район яңалыклары

Волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды

28-29 сентябрь көннәрендә “Батыр” спортзалында 2008 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.

Барлыгы  6  егетләр, 7  кызлар командасы (барлыгы 97 укучы)  катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Егетләр:

1 урын – Шәтке

2 урын – Үзәк

3 урын – Теләче 1

4 урын- Алан командалары

 

Кызлар:

1 урын – Шәтке

2 урын – Олы Мәтәскә

3 урын – Теләче 1

4 урын – Теләче 2 командалары

Призер командаларга грамота, медальләр тапшырылды.

Фото: Фәнил Нигмәтҗанов.

 


Нет комментариев