Волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды
Район яңалыклары

Волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды

Кичә «Батыр» спорткомплексында 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.

Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу максатыннан оештырылды. Барлыгы алты егетләр командасы -  Шәтке, Теләче 1, Теләче 2, Үзәк, Иске Җөри, Алан урта мәктәпләре катнашкан ярышта урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын -Үзәк
2 урын - Иске Җөри
3 урын - Алан командалары.


Нет комментариев