Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Worldskills - көчлеләр, тапкырлар, тырышлар бәйгесе ул!

Бүген, ягъни 14 нче апрель көнне, Иске Җөри урта мәктәбе базасында «WorldSkills (BabySkills) Tuliachi -2023» ярышлары узды.

 Чараның максаты: талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерү, укучыларның аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен арттыру.

Ярышларда район мәктәпләреннән килгән укучылар сигез -  аш-су,чәчтараш, рәсем, декаратив-кулланма сәнгать,  балта остасы,  журналистика, бизнес проектларын яклау,  кулибин  юнәлешләре  буенча  үзләренең осталыкларын  күрсәтте. Кайберләре белән тиз генә аралашып алырга да  өлгердем. Ниндидер каушау, дулкынлануның әсәре дә юк аларда. Бүгенге чара - хезмәт, эшче һөнәрләр бәйрәме кебек. Ул һөнәри белем бирүне үстерүгә этәргеч бирә, бу бик мөһим.

Ахырдан һәр номинация буенча бер җиңүче, ике призер ачыкланып, аларга Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Бәйгенең барышы фотомизгелләрдә һәм видеоязмада.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев