Ел башыннан татарстанлылар “Халык инспекторы” кушымтасына йөз меңнән артык мөрәҗәгать юллаган. Хокук бозучыларны иң актив теркәүчеләр Казанда һәм Чаллы шәһәрендә яши. Машинаны ярамаган урында калдыру, светофорның кызыл төсенә чыгу, рульдә барганда телефоннан сөйләшү. Халык теркәгән хокук бозуларның күбесе шундый.
Теләченең Ленин урамындагы вакытлыча машина кую урыннарының (стоянка) берсе. Биредә яшәүчеләрдән еш кына машиналарын тротуарда һәм яшел зонада калдыручылар турында “Халык инспекторы”на мәгълүмат килә. Мондый автомобильләрне телефонга төшереп җибәрү - зарлану яки әләк-шәләк кенә түгел.
Ә шәһәрләрне, авыл җирлекләрен куркынычсызрак һәм уңайлы итәргә булыша. Яңгырлы көннәрдә машиналарын чирәм өстендә калдыручылар юлга чыкканда, тротуарны пычрата, ә автомобильләрен тиешсез урыннарга куючылар ашыгыч хезмәтләргә үтәргә комачаулый. Биредә яшәүчеләр шулай дип зарлана. Мондый хәлләр ишегалларында күзәтелсә, юлларда хәлләр тагын да катлаулырак. Тәртип бозучылар белән көрәшергә “Халык инспекторы” кушымтасы булыша.
Рафис Минһаҗев, Теләче авылыннан:- Акны кара дип әйтеп булмаган кебек, тәртип, һәрвакытта да тәртип булып кала. Ул һәрвакыт һәм һәркайда кирәк.
Гөлзада Шаһивәлиева, Үзәк авылыннан:- Элек юлларда контроль әйбәт иде. Хәзер әзәйде.

Татарстанда “Халык инспекторы” системасы 2014 елдан бирле гамәлдә. Ике ел элек тәртип бозу очрагын телефонга теркәп, шушы кушымтага җибәрүчеләрнең акчалата бонус алу мөмкинлеге барлыкка килде. Унике ел эчендә “Халык инспекторы” системасына миллионнан артык мөрәҗәгать юлланган. Мисал өчен, 2026 елда республикада 47 мең йөртүче автомобилен ярамаган урында калдырган, 14 мең кеше светофорның кызыл утына чыккан, 11 мең кеше тиешсез урында туктамаган, 9 мең кеше каршы як полосага чыккан, 5 мең кеше телефоннан сөйләшкән.
Мондый төр хокук бозулар барлык мөрәҗәгатьләрнең 80%ын тәшкил итә. Әйткәнебезчә, хокук бозуларның күбесе Казанда һәм Чаллыда теркәләгән. Әлеге юнәлештә барлык районнар һәм шәһәрләр дә актив эшли дип әйтеп булмый. Система гамәлгә куелганнан бирле ике меңнән дә азрак гариза җибәргән районнар бар.
Әлеге программа буенча барлыгы 13 төр хокук бозу очрагы теркәлергә мөмкин. Шуның нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган, ваемсыз транспорт чараларын йөртүчеләр җаваплылыкка тартыла.
- Нинди дә булса хокук бозу очрагын күрәсез икән, аны телефоныгызга теркәп, “Халык инспекторы” кушымтасына җибәрегез. Мөрәҗәгатьләр ясалма фәһем тарафыннан да тикшерелә. Мәсәлән, светофор каршындагы туктау сызыгын узу турында сүз барса, хокук бозу очрагы булганмы юкмы икәнен шуның аша тикшерә алабыз. Хокук бозу очрагын мобиль телефонга фотога яки видеога төшерергә кирәк. Аннары, аны “Халык инспекторы” кушымтасына җибәрәсе. Фотосурәтләр сыйфатлы булырга тиеш. Машинаның дәүләт номеры күрсәтелмәсә, гариза кабул ителми. “Халык инспекторы” кушымтасы халыктан штраф, акча җыяр өчен эшләнмәгән, ә бәлки юлларда тәртип булдыру максатыннан булдырылган, - дип тулырак аңлатма бирде бу хакта безгә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин.
Нет комментариев