Халыкчан бәйрәм
693
0
Бүген, ягъни 23 июнь көнне, районыбызның керәшен карендәшләребез яшәүче авылларында «Торыйсын» бәйрәмнәре гөрләде.
Субаш авылында узган бәйрәмдә безнең хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов та булып кайтты. Түбәндәге фоторәсемнәрдә әлеге бәйрәмнең барышын күрәсез. Субашлыларны, кайткан кунакларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән аның хәләл җефете Гөлнур ханым да тәбрикләде. Торыйсын бәйрәменә килүчеләрнең күңелен Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты Снежана Абрамова, Субаш авылының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Саба районының Кырбаш авылыннан килгән «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле артистлары күрде. Бәйрәм турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев