Хәрби өчен әмер - изге әйбер
Элеккеге хәрби, полковник, бүген гаиләсе белән районыбызның иң гүзәл урынына урнашкан Ключище авылында яшәүче Равил абый белән очрашу теләге күңелемдә күптән йөрсә дә, тиз генә насыйп булмады. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Күптән түгел Теләчедә “Җиңү аллеясы”нда Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада очрашып сөйләштек.
Равил Аснаф улы Хәбиров тумышы белән Мөслимнән. Бөек Ватан сугышы елларында разведчик, хәрби дәрәҗәсе капитан булган әтисе Аснаф аганың аны бик тә хәрби итәсе килә. Малай аның теләгенә каршы килми, тәкъдим белән теләп ризалаша. Һәм Казандагы Суворов училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, укуын Казан югары хәрби артиллерия училищесында дәвам итә. Хәрби офицер буларак аңа 19791981 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәргә туры килә. Биредә ул батарея командиры вазыйфасын үти. “Нишләмәк кирәк, мәгълүм шигарьдәгечә, вакыт безне сайлады. Бу сугышта бик күп хәрби офицерларны, солдатларны югалттык. Хәрбиләр өчен әмер - изге әйбер, аны ничек тә үтисе, хәтта гомер белән дә исәпләшеп тормыйча…” - диде ул матур, әмма нык җаваплы, тынгысыз яшьлек елларын искә алып. Шул елларда ул Казан кызы Рузилә белән гаилә корып җибәрә. Алга китеп булса да әйтим, алар дус-тату гаиләдә бер егет, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Улы Марат та хәрби, шулай ук артиллерист, хәрби дәрәҗәсе майор. Өч бала әтисе Марат бүген Украинада махсус хәрби операциядә, дивизия командиры. Кызлары Алинә белән Альбина Казанда яши. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәч, Равил абый Ленинград югары хәрби артиллерия академиясендә укый. Биредә өч ел белем алгач, хәрби хезмәтен дәвам итәр өчен аны Германиягә,көнбатыш төркем гаскәрләренә, артиллерия полкына җибәрәләр. Совет гаскәрләре бу илдән чыгарылгач, ул башкалабыз Казанга кайта һәм югары хәрби артиллерия училищесында мөгаллимлек итә. Әлеге уку йорты ябылгач, республика хәрби комиссариатында призывниклар белән эшли башлый, аларны ватанпәрвәрлек нигезендә Армиягә әзерли, илебезне сакларга, якларга өйрәтә. 2022 елда Украинадагы хәрби махсус операциягә алына, биредә ул хәрби мотоукчылар полкында штаб начальнигы буларак хезмәт итә. Ел ярымнан соң, яше олыгаю сәбәпле, демобилизацияләнә. Әмма тынгысыз ветеран хәрби үзебезнекеләрне ташламый, әледән-әле Казандагы дуслары, иҗтимагый оешма вәкилләре белән гуманитар ярдәм төяп алар янына барып тора. Биредә ул дүрт тапкыр булган. Ключище авылының табигатенә гашыйк ул. Шуңа да моннан 15-20 еллар элек Россия Оборона министрлыгы тарафынннан бүләк итеп бирелгән җирне, дача-йортын ташламый. Ключищены ул нәкъ менә тыныч, табигате матур булганы өчен үз итә.- Быел газ керттердек, кышын шунда яшәргә ниятлибез. Моңарчы җәйләрен генә яши идек. Кунакка килегез, - диде саубуллашыр алдыннан Равил абый. Узган кышта ул авылга, машинасын Теләчедә калдырып, чаңгы белән төшкән. Былтыр кар ишелеп яуды бит. Быелгысы тагын ни күрсәтер? Бу уңайдан җәйләрен авыл күлендә балык чирттерегә яратучы Равил абый: “Вездеход машина булганда берни куркыныч түгел. Ике арада йөреп торырбыз, өзеклек тумас дип уйлыйм,” - диде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев