Хәтер шәмен кабыздылар...
Район яңалыклары

Хәтер шәмен кабыздылар...

Бүген Теләченең үзәк паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.


 

Нәкъ 84 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды – тарихыбызның иң фаҗигале битләреннән берсе.


Район башкарма комитеты җитәкчесе  Илнур Хамидуллин, Алдынгылар хәрәкәте, Юнармия, ЮИД оешмасына йөрүче балалар, ДоброЦентр волонтерлары, аларның кураторлары һәм әти-әниләре  тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алырга җыелды. Кабызылган һәр шәм - рәхмәт, кайгы һәм геройлар турында мәңгелек хәтер символы.


Нет комментариев