Хезмәт кешесе янында
15 сентябрь көнне күпләргә яхшы таныш Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова үзенең туган көнен билгеләп үтте. Елдагыча, аны тәбрик итәргә якыннары, Саба районы җитәкчелеге һәм район башлыгы Нәҗип Хаҗипов килде.
Гади, ачык Гөлбикә апа яныннан беркайчан да кеше өзелеп тормый. Үзәк бистәсендә яшәүче Хезмәт Герое “Бергә эшләгән иптәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт. Алар булмаса, бүгенге кадер-хөрмәткә ирешеп булмас иде дә. Ул чорда хезмәт җиңелләрдән булмаса да сагынып искә алам. Без черек бәрәңге, кычыткан ашап үстек. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Кияргә киемнәребез бар”, - диде ул.
Үз чорының алдынгы савымчысы булган Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале иясе Гөлбикә ханым: “Хезмәтне яратыгыз, җиренә җиткереп эшләргә тырышыгыз, шул очракта сезгә уңыш елмаячак” - диде сөйләшү барышында. Хезмәт юлын терлекчелек тармагында башлап, сыер савып зур уңышларга ирешкән, Мәскәүләрдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан райондашыбыз бүген булганына шөкер итеп, тыныч картлык кичерә.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев