Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хезмәтләрен хөрмәтләү

Озак еллар дәвамында халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен, һәм Медицина хезмәткәрләренең һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан район үзәк хастаханәсе медицина статисты Рәзинә Мәсгуть кызы Мортазина, терапия бүлеге шәфкать туташы Рәисә Әһли кызы Афзалова, хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Гөлнара Рәис кызы Мортазина, Ямбулат авылы фельдшерлык - акушерлык пункты шәфкать туташы Фаягөл Нургали кызы Шәяхмәтова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә куйган намуслы хезмәте өчен, һәм Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Олы Сурыш авылы фельдшерлык - акушерлык пункты фельдшеры Сания Гаптелмәҗит кызы Мөхәммәтшина, табиб - эксперт комиссиясе бүлмәсе шәфкать туташы Чулпан Наил кызы Шәйхуллина, реанимация  һәм интенсив терапия палатасы шәфкать туташы Рәмзия Рафикҗан кызы Галимова һәм терапия бүлеге шәфкать туташы Илһамия Альберт кызы Гыйльмиева, секретарь - машинистка Римма Таһир кызы  Әхмәтгалиева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә куйган намуслы хезмәте һәм илгә-көнгә лаеклы ул үстергәне өчен поликлиника бүлеге техник хезмәткәре Илсияр Шәймулла кызы Мөбәрәкова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән бүләкләнде.  

Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә зур өлеш керткәне өчен, һәм Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан уңаеннан “Ашыгыч ярдәм” хезмәте фельдшеры Илдар Шәрифҗан улы Сабиров, клиник лаборатория фельдшер - лаборанты Гүзәл Равил кызы Кәримова, кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлмәсе фельшеры Миләүшә Мансур кызы Гайнетдинова, план - икътисад бүлеге начальнигы Гөлия Рәшит кызы Шәйхетдинова һәм санитар автомобиль йөртүчесе Миңлегали Хәбир улы Гайбадуллин Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә куйган намуслы хезмәте өчен, һәм медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан  медицина тармагы буенча баш табиб урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Айгөл Илсур кызы Бәширова, табиб - онколог Альмир Миңнәхмәт улы Фәсхиев, әйдәп баручы бухгалтер Ләйсән Фәһим кызы Камалова, стоматология бүлеге медицина теркәүчесе Гөлназ Тәлгать кызы Шәймәрданова һәм техник хезмәткәр Ендальцева Александра Андреевна  Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Халык сәламәтлеген саклауда ирешкән уңышлары өчен, һәм Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан табиб - терапевт Гусаров Василий Александрович, медицина статисты Лилия Шамил кызы Гарипова, профилактика бүлмәсе шәфкать туташы Иванова Елена Николаевна,  стерильләштерү шәфкать туташы Язилә Ханиф кызы Фәрхуллина, гражданлык оборонасы буенча белгеч Зилә Миңнехан кызы Мөбәрәкова, кухня эшчесе Эльмира Самат кызы Харисова, “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесе Рөстәм Рәшит улы Хәйруллин,  хирургия бүлеге техник хезмәткәре Эльмира Мулланур кызы Бәширова,  терапия бүлеге техник хезмәткәре Резидә Ямхулла кызы Вәлиәхмәтова, стоматология бүлеге техник хезмәткәре Суфия Хәмит кызы Хамматова, склад мөдире Руфия Габделхәмит кызы Муллаәхмәтова район үзәк хастаханәсе баш табибының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев