Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа прокурор ярдәмчесе

Районда прокурор ярдәмчесе үз вазыйфаларына кереште.

Татарстан Республикасы прокуроры боерыгы нигезендә Билалов Булат Мөдәрис улы Теләче районы прокуроры ярдәмчесе вазыйфаларына кереште. Билалов Булат Мөдәрис улы 1984 елның 2 маенда Арча эшчеләр бистәсендә туа. 2001 елда мәктәпне тәмамлап, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Казан юридик интитутына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын 2006 елда Арча эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә башлап жибәрә. Ул башта тикшерү бүлекчәсендә тикшерүче, аннан сон өлкән тикшерүче вазыйфаларын 2022 елның гыйнвар аена кадәр башкара. Булат Мөдәрис улы гаиләле, тәрбиясендә ике балигъ булмаган улы бар. Спорт белән дә мавыгучы егетебез чаңгыда шууны, кул көрәшен (армспорт) һәм йөзү спорт төрләрен үз итә. Аңа яңа хезмәт вазыйфасында уңышлар телибез.

Теләче районы прокуратурасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев