“Якташларыбыз иҗаты”
Март ае танылган якташ язучыларыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Рашат Низамиларның туган көннәре белән истәлекле.
Әлеге уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Якташларыбыз иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Сәүдә үзәгендәге китап укучыларга язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып, әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Якташларыбыз үзләренең иҗатлары аша туган телебезне, туган җиребезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев