Якташыбыз уйнаячак
13 апрель көнне район мәдәният йортында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан Илгиз Зәйниев әсәре буенча эшләнгән “Ситсы туй” спектакле күрсәтеләчәк.
Спектакльдә төп рольләрнең берсен якташыбыз, Кече Кибәхуҗа авылы кызы Диләрә Кәримуллина уйнаячак. Исегезгә төшерәбез, Диләрә әлеге театрда Казан театр училищесын тәмамлап, дүртенче сезонын хезмәт куя. Килми калмагыз, тамашада көлкеле генә түгел, уйландырырлык мизгелләр дә күп булачак. Әсәр театрның “хит” спектакльләренең берсе. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев